16+

Стадионнарга керү өчен QR-кодлар кирәк булачак?!

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әгәр югарыдан тиешле күрсәтмә бирелсә, стадионнарга тамашачылар QR-кодлар белән кертелергә мөмкин, дип белдерде. Шуны искәртеп үтик, Татарстанда спорт чараларын үткәргән вакытта тамашачылар саны 500дән артмаска тиеш.

"Әгәр дә мондый боерык чыгарылса, бу гамәлгә ашырылачак, без моны кире какмыйбыз", - дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Исегезгә төшерәбез, 15 сентябрь көнне Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова спорт массакүләм чараларында тамашачылар санын арттыру мәсьәләсе буенча сөйләшүләр баруы турында сөйләде. Биредә, мөгаен, QR-кодлар кулланылыр, дип билгеләп үтте баш санитар табиб.

"Бүген Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче шактый күп кешенең иммунитеты бар. Шуңа күрә мондый кешеләргә тормыш сыйфатын торгызу өчен без махсус алгоритмнар эшлибез, бу яктан галимнәр, практиклар зур эш башкара", - дигән Попова "РИА Новости"га биргән әңгәмәсендә. Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, ковид белән чирләгән һәм аңа каршы вакцина кадаткан россиялеләрнең күпчелегендә QR-код бар, ул кешенең теге яки бу чарага керергә  мөмкин булуын раслый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading