16+

Суыткычтан ризык алып ашамасыннар өчен ике баласын бәйдә тоткан

Моннан тыш балаларын таяк белән кыйнаган.

Моннан тыш балаларын таяк белән кыйнаган.

Петербургта яшәүче күп балалы әни 5 һәм 7 яшьлек ике баласын, суыткычтагы ризыкны алып ашамасыннар өчен, бәйдә тоткан. Моннан тыш балаларын таяк белән кыйнаган. Бер бүлмәле фатирда ул өч баласы һәм әнисе белән яши. Аларданк ала алты мәче, өч эт, попугай һәм балыклар да бар. Әбиләре элек хөкем ителгән булган. Биш җан балалар һәм инвалидлык пособиесенә яши. Бу турыда полициягә 7 яшьлек баланың укытучысы хәбәр иткән. Укытучы белән сөйләшкәндә, ул әнисенең сеңлесе белән икесенә ризык бирмәвен, суыткычтан урлап ашамас өчен бәйдә тотмавын сөйләгән. 1,5 яшьлек кызына исә тимәгән. Балаларның әтиләре дүрт елга ирегеннән хөкем ителгән. Ике баланы хастаханәгә, кечкенәсен психоневрология балалар йортына озатканнар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading