16+

Татарстанда 4,7 мең укучы классларга кертелмәгән

Татарстанда беренче сентябрьдән алып иртәнге фильтр вакытында температурасы күтәрелгән һәм ОРВИ симптомнары булган 4,7 мең укучыны укудан читләштергәннәр.

Татарстанда беренче сентябрьдән алып иртәнге фильтр вакытында температурасы күтәрелгән һәм ОРВИ симптомнары булган 4,7 мең укучыны укудан читләштергәннәр.

Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. "Үткән тәүлектә дәресләр алдыннан үткәрелүче фильтр вакытында температурасы күтәрелгән яки кискен респиратор-вируслы инфекция симптомнары булган 511 баланы укуга кертмәгәннәр", - дип билгеләде санитар табиб.

Уку елы башыннан бирле 4 749 баланы дәресләргә кертмәгәннәр. Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, Татарстан уку йортларында биш коронавирус очрагы теркәлгән, шуларның-өчесе педагоглар, икесе-укучы балалар. Бу ңайдан, Любовь Авдонина балаларны инфекцияләрдән саклау өчен, гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итте.

Исегезгә төшерәбез, 6 сентябрьдән Татарстанда гриппка каршы вакцинация башланды. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин.

Коронавируска каршы вакцина ясату да дәвам итә. Россия президенты Владимир Путин да бу юнәлештә аңлату эшләрен активлаштырырга дип белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading