16+

Татарстанда гаиләләр таркала. Нишләргә мөмкин?

Татарстанда соңгы биш ай эчендә аерылышучылар саны, узган ел белән чагыштарганда, 62%ка арткан. Ә гаилә коручылар саны исә 40%ка гына күтәрелгән.

Татарстанда гаиләләр таркала. Нишләргә мөмкин?

Татарстанда соңгы биш ай эчендә аерылышучылар саны, узган ел белән чагыштарганда, 62%ка арткан. Ә гаилә коручылар саны исә 40%ка гына күтәрелгән.

Быелның гыйнвар аеннан майга кадәр Татарстанда 5,89 меңнән артык гаилә таркалган. Бу - рәсми рәвештә аерылышучылар. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда аерылулар 62%ка арткан дигән сүз. Шунысын да искәртергә кирәк, Идел буе федераль округында бу күрсәткеч 40%ка гына тиң. Димәк, Татарстанда аерылышучылар саны буенча да алдынгылар рәтендә тора.

Гомумән ил буенча алып карасак та, соңгы җиде елда эчендә быел гаилә таркалу очраклары рекордлы күрсәткечләргә ия. Беренче урында Ингушетия икән. Шулай ук лидерлар арасында Чечня, Дагестан, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия дә эләккән. Гомер гомергә гаилә ныклыгы, традицияләргә тугрылыклы булган төбәкләр бу. Белгечләр аерылышучылар санының артуын пандемия вакытында рәсмилек белән шөгыльләнмәүне атый, янәсе, гаилә таркатуны яхшырак вакытка калдырып торганнар. ЗАГСлар гадәти эш режимына кайту белән, аерылырга теләүчеләр дә гадәти режимга кайткан...

Адым саен мөнәсәбәтләр корырга өйрәтүче психологлар, белгечләр эшли, ләкин гаиләләр таркалуы, киресенчә, арта гына.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading