16+

Татарстанда һәлакәт: «КАМАЗ» югары вольтлы үткәргеч линияләренә эләккән

Машина йөртүче ток сугудан һәлак булган.

Машина йөртүче ток сугудан һәлак булган.

Татарстанның Яңа Чишмә районында «КАМАЗ»дан йөк бушатканда кузовы югары көчәнешле үткәргеч линияләренә эләккән, йөртүчесе фаҗига урынында һәлак булган.

Гадәттән тыш хәл бүген көндез Черемуховая бистәсе янындагы кырда килеп чыккан, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.

Коткару хезмәтенә йөк машинасының януы турында хәбәр кергән, урынга янгын сүндерүчеләр килгән.
Ачыкланганча, вак таш бушатканда машина йөртүче кузовны күтәргән, ә ул югары көчәнешле чыбыкларга эләккән. "КАМАЗ" яна башлаган, йөртүчесе электр тогы сугудан урында ук һәлак булган.
Линияләрне уттан өзгәннәр, йөртүчене машина кузовыннан тартып чыгарганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading