16+

Татарстанда юл һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

Ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынында "ашыгыч ярдәм" табиблары килеп җиткәнче, вафат булган.

Ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынында "ашыгыч ярдәм" табиблары килеп җиткәнче, вафат булган.

Ниндидер мизгелдә машина йөртүче идарәне югалткан.

Авария 23 сентябрьдә 18.10 сәгатьтә Яңа Чишмә районында килеп чыга. Беренчел мәгълүматларга караганда, "Лада Веста" җиңел машина йөртүчесе. 37 яшьлек ир башка машинаны узып киткән вакытта тизлекне арттырган, автомобиль белән идарәне югалткан һәм кюветка килеп төшкән.
Һәлакәт вакытында алынган тән җәрәхәтләреннән машина йөртүче "ашыгыч ярдәм" килгәнче үк һәлак булган. Тикшерү бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading