16+

Татарстанга вакцинаның яңа партиясе кайтарылган

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды.

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килде», — дип билгеләп үтте ул.

Якын арада республикада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты булдырылачак. Ул бер кат прививка ясатып, иммун системасы түбән булган кешеләр өчен каралган. Шул ук вакытта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теркәлгән барлык препаратлар да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») икенче кат вакцинацияләү өчен туры килә. 

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин илдә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә киңәш итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading