16+

Тел яшәү рәвеше булырга тиеш

Казанда "Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның теләктәшлеге белән үткәрелгән.

Казанда "Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның теләктәшлеге белән үткәрелгән.

- Коронавирус тормышыбызга үзенең төзәтмәләрен кертте. Кызганычка, аның аркасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән көткән кунакларыбызның күбесе килә алмады. Алар безне Zoom видеоэлемтәсе аша карый. Килүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу конференция Татарстаныбызда һәм сездә булган тәҗрибә белән уртаклашу өчен кирәк, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев үзенең сәламләү чыгышында. 

- Конференциядә Төркия Президенты Администрациясе каршында эшләүче Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Уналның булуы безнең өчен шатлыклы һәм мөһим. Тиз үзгәрешле заманда тарихи вакыйгаларның архивта теркәлүе һәм киләчәк буынга тапшырылуы – бик кирәкле эш, - дип белдерде Шәйхразиев. 

- Мин әлеге конференциягә зур әһәмият бирәм. Дөрес, аның атамасы күңелемдә бераз каршылык уята: минемчә, тел ул тарихны барлау өчен генә түгел, ул безнең көндәлек ихтияҗыбыз, яшәү рәвеше дә булырга тиеш. Бәлки оештыручы Гөлнара Зәкәрия кызы бу мәсьәләгә тарих күзлегеннән, архив җитәкчесе буларак карагандыр. Әлеге темага күпкә киңрәк итеп карарга кирәк . Безгә тарихыбыз булу гына түгел, алдагы буын өчен телебезне саклап калу да мөһим. Әлбәттә, һәркем өчен үз теле күркәм һәм кадерле. Мин дә, үз чиратымда, ана телебезне иң бай һәм иң матур тел диеп саныйм, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

 - Архивлар безгә хакыйкатьне табарга ярдәм итә. Архивларга таянмаган бер генә җитди эш тә юк. Документның нинди телдә булуы мөһим түгел, иң мөһиме – ул халыкка хезмәт итсен, - дигән фикерен җиткерде Төркия Президенты Администрациясе каршында эшләүче Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Унал.

 Аның сүзләренчә, Төркиядә яшәүчеләр пандемия вакытында да паспорт ярдәмендә өйдән торып яки эш урыныннан архивтагы кирәкле документлар белән эшләү мөмкинлегенә ия булганнар. 

 Угур Унал Татарстан белән ныклы элемтәләр булдырып, алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләүләрен җиткерде. 

    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading