16+

Төркиядә Россия туристлары һәлакәткә очраган, дүртәү һәлак булган...

Төркиядә тагын һәлакәт. Быел Россия туристларына бу илдә гел бәхетсезлек белән очрашырга туры килә. Янгыннар... Инде менә безнекеләр утырган автобус һәлакәткә очраган.

Төркиядә тагын һәлакәт. Быел Россия туристларына бу илдә гел бәхетсезлек белән очрашырга туры килә. Янгыннар... Инде менә безнекеләр утырган автобус һәлакәткә очраган.

Россия туристларын утырткан автобус юл һәлакәтенә очраган. Әлеге хәбәрне ишетүгә күпләр, мөгаен, үз танышлары турында уйлап куйгандыр. Авария нәтиҗәсендә әлегә дүрт кешенең һәлак булуы һәм 20гә якын пассажирның җәрәхәт алуы турында билгеле.

Беренчел мәгълүматлар буенча, туристларны утырткан автобус бетон киртәгә килеп бәрелә, аннан каршы як полосага чыгып, әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, дүрт кеше һәлак була, 16 кеше җәрәхәт ала. Автобус Сиде җирлегендәге Манавгат (янә шул Манавгат - нәкъ менә бу тирәләрдә соңгы көннәрдә янгыннар булды) шәһәреннән Анталья аэропортына барган. 22 пассажирның тугызы - балалар. Шөкер, алар исән-сау. Пассажирлар 21:50дә Самарага очарга тиеш булган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading