16+

"Участокларда күзәтүчеләр психологик әзерлек узды”

17-19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар уза.

17-19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар уза.

“Справедливая Россия — Патриоты — За правду” партиясенең төбәк бүлеге Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмир Михеев билгеләп үткәнчә, сайлау участокларында бу партиядән 2707 күзәтүче эшли.

“Алар барысы да укулар уза. Күзәтүчеләр өчен махсус программа бар. Елдан артык әзерлек барды. Күзәтүчеләрнең бер өлеше психологик тренинглар да узды, чөнки сайлау участокларында эшләү җиңел түгел”, - ди Әлмир Михеев.

Аның сүзләренчә, күзәтүче буларак актив гражданлык позициясе булган кешеләр катнаша.

“Без кешеләрне урамда тотып алып, алып кермибез. Үзләре теләк белдереп килә”, - диде партия вәкиле бүген “Бердәм мәгълүмат үзәге”ндә узган матбугат очрашуында.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading