16+

Укытучы кыз пычак белән кадаган егетнең әнисе аларның мәхәббәт тарихы турында сөйләгән

Тукай районында 20 яшьлек укытучы кызның 17 яшьлек егетенә пычак белән кадавы турында язган идек. Егет хәзерге вакытта хастаханәдә.

Тукай районында 20 яшьлек укытучы кызның 17 яшьлек егетенә пычак белән кадавы турында язган идек. Егет хәзерге вакытта хастаханәдә.

Бу хәлгә ачыклык кертеп, егетнең әнисе «Челнинские известия»гә үз версиясен сөйләгән. “Табиблар, егетне хастаханәгә вакытында китергәннәр, югыйсә кан югалтудан үләргә мөмкин иде, диделәр, – дигән Светлана Флоридовна. – Операцияләр, донор каны, табибларның тәҗрибәсе булышты. Аларга бердәнбер улымны исән коткарганнары өчен рәхмәт”. Егетне реанимациядән гомуми палатага чыгарганнар, аны әтисе белән әнисе карый. Уллары сәламәтләнә, аралаша.

“Вакыт-вакыт аның йөзенә күләгә төшкән кебек. Үзенә йомыла. Пычак күрсә, аны алып куярга куша, аңа карый да алмый, – ди әнисе. – Ул кыз улым янына совхозга пычак белән газ баллоны алып килгән. Димәк, алдан ук ниятләгән булган. Тавыш куптарып, йөзенә газ баллоныннан сиптергән, пычак белән кадаган. Өйдән чыгып качып, үзенә кул саласы булган. Мин аны яхшы беләм дип уйлый идем. Алар бер елдан артык дуслашып йөрделәр. Бер мәктәптә укыдылар. Кыз – ятим, әнисе иртә үлгән, әтисе белән яши. 9 нчы сыйныфтан соң Чаллыдагы педколледжга укырга керде. Әйе, улымнан олырак. Әмма мин каршы килмәдем. Кыз улыма яхшы тәэсир итте, ул тартуын ташлады. Чынлап әйтәм, холкы куркытты. Педагог, укыган, әмма улыма «Әй, син, чувак!» дип әйтә, аңа басым ясый иде”.

Августта егет белән кыз Чаллыда 20 мең сумга фатир арендаларга уйлый. Бу вакытка кыз диплом ала, мәктәпкә эшкә урнаша. “Аларның кыйммәтле фатир сайлавына аптырадым”, – ди Светлана Флоридовна. Яшьләр бергә яши башлый, тик идиллия озак бармый. Бер көннән егет әйберләрен җыеп, әтисенә кайта. (Әтисе белән әнисе аерылган.) Аерылышуларының бер сәбәбе – көнләшү. «Челнинские известия» үз чыганаклары аша кызның педколледжда яхшы укуын ачыклаган. Яшьтәшләреннән эмоциональ булуы белән аерылып торган. Үзен яклый алган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Кызны психиатрия экспертизасы көтә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading