16+

Яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килодан артык авырлыктагы шешне кисеп алганнар

Хәзерге вакытта баланың хәле стабиль дип бәяләнә.

Хәзерге вакытта баланың хәле стабиль дип бәяләнә.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килодан артык авырлыктагы шешне кисеп алган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиблар баланы анасы карынында ук күзәтә башлый. Ана карынында вакытта ук яралгыга бер операция ясыйлар. Екатеринбургта аның гәүдәсендәге шешне тәэмин итә торган кан тамырларын алалар. Ләкин шуңа да карамастан шеш үсүен дәвам итә.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары тератома дип аталган бу шешкә кан килүне туктата, аннары шешне тулысынча алып ташлыйлар. Баланың арт ягына пластика ясыйлар. 

Хәзерге вакытта баланың хәле стабиль дип бәяләнә. Кабат тикшерүләр билгеләнгән.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading