16+

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе янә “Наше время-Безнең заман” фестиваленә үз эгидасын бирде

“Наше время – Безнең заман” IX эшче яшьләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде.

“Наше время – Безнең заман” IX эшче яшьләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде.

Бу хакта фестиваль дирекциясенә комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзедан юлланган рәсми хаттан билгеле булды.

“Беренче тапкыр 2013 елда оештырылган бу фестиваль Татарстан Республикасы мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булып тора, аның максатлары һәм бурычлары яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының өстенлекләренә тулысынча җавап бирә. Шуңа күрә IX “Наше время-Безнең заман” фестиваленең ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасын алуны хәбәр итүемә шатмын”, - диелә хатта.
Комиссиянең җаваплы сәркатибе чараны оештыруда, куелган барлык бурычларны тормышка ашыруда уңышлар, бетмәс илһам һәм иң изге теләкләр юллаган.
Исегезгә төшерәбез, быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь – Әлмәт; 15-16 октябрь – Түбән Кама; 22-23 октябрь –  Казан, 29-30 октябрь – Яшел Үзән. Зона бәйгеләрен уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концерт залы мәйданчыгында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак.

15 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы гала-концертта Гран-прига ия булган команда игълан ителәчәк. Ул Татарстан Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук “Безнең заман геройлары” махсус призына ия булган катнашучы 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр BZZM.RU сайтында кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading