16+

Юрий Камалтынов: “2810 участокта күзәтүчеләр эшли”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” парламент фракциясе җитәчесе Юрий Камалтынов быелгы сайлауларда катнашучылар саны күп булуын ассызыклады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” парламент фракциясе җитәчесе Юрий Камалтынов быелгы сайлауларда катнашучылар саны күп булуын ассызыклады.

Әлеге сайлаулар шулай ук күзәтүчеләрнең күплеге белән дә аерылып тора.

“Безнең өчен күзәтү оештыру принципиаль иде, - диде Юрий Камалтынов. - Һәрбер сайлау участогына безнең күзәтүчеләр дә, комиссия әгъзалары да җибәрелде”. Барлыгы 2810 участокта күзәтүчеләр эшли.

Алардан килгән хәбәрләрне кабул итеп тикшерүче ситуацион үзәк үз эшен инде сайлауларга хәтле берничә көн элек башлап җибәргән. Әлегә җитди тәртип бозулар юк, кабул ителгән сигналлар оператив рәвештә тикшерелә. Мәгълүматлар шулай ук социаль челтәрләрдән дә кабул ителә. Юрий Камалтынов тавыш бирү тәмаланганчы барысы да тыныч булачагына ышануын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading