Шәһри Казан

100 еллыкка мең ярым чара үткәреләчәк

Татарстан АССРның бер гасырлык юбилей елы башланырга дүрт айдан чак кына күбрәк вакыт калып бара.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү турындагы указ 2015 елда имзаланган иде. Бүгенге көнгә бу юнәлештә күпкә ирешелгән, әмма эшләнәсе эшләр дә байтак әле. Юбилейның планы турында Казан ратушасында Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко катнашында узган утырышта сөйләнелде.

Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Татарстанның икътисад, мәдәният, спорт, фән һәм мәгарифкә керткән зур өлешен исәпкә алганда, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү – федераль масштабтагы вакыйга.

Олы юбилейның оештырылуы республика казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге вакыйганың планы 75 чарадан тора һәм дүрт өлешкә бүленгән. Беренчесендә Казанда узачак БДБ уеннары, «Россия. Ислам дөньясы» халыкара икътисади саммиты, Федераль сабан туе булса, икенчесе мәдәни-яктырту бурычын үз өстенә алачак: татар театрларының чит төбәкләргә гастрольләре, күргәзмәләр, музыкаль конкурслар, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле чараларның саны 25кә җитәчәк. Шулай ук Казанда халыкара музей форумы узачак – әлеге һәм башка фәнни, нәшерлек проектлары юбилейны мәгълүмати яктан яктыртуга юнәлгән. Соңгы өлеш төзү-төзекләндерүгә кагыла, Казан Изге Ана иконасы чиркәве ачылу һәм башкалада Җәмигъ мәчете төзи башлау каралган. «Татарстан җитәкчелеге – чын профессионаллар командасы, аларның төрле масштабтагы проектларны тормышка ашыра алуын без беләбез. Биредә Универсиада, футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары узды. Бу вакыйгалардан соң туристлар агымы артты, бернинди арттырусыз, Казан Россиядә өченче башкалага әверелде дия алабыз», – дип белдерде Виталий Мутко.

Вице-премьер, утырышта катнашкан федераль министрлыклар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның дәүләт һәм федераль программаларда, милли проектларда катнашуын искәртте һәм юбилей елы уңаеннан, аларның кайберсенең вакытын алгарак күчерергә тәкъдим итте.

Реклама

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилейның федераль статус алуын искәртеп узды, тантаналы чараларның Казаннан тыш Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә узачагын хәбәр итте. Милли китапханә яңа биналы булачак, «Созвездие­-Йолдызлык» театры өчен элеккеге «Эшчеләр театры» (Алафузов йорты) бинасы төзекләндереләчәк. «Болар барысы да – республика халкы өчен бүләк, ә юбилей мирасы киләчәктә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итәчәк, – дип белдерде Президент. – Безнең өчен бердәмләшү, горурлану, алга таба үсеш алу мөһим».

Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев юбилейга әзерлек барышы турында җентекләп сөйләде. Тиздән юбилей медале чыгачак һәм ул Татарстанның дәүләт статусына ия булачак. Россия Үзәк банкы республиканың 100 еллыгына багышланган монеталар чыгару тәкъдимен хуплаган, шулай ук конверттагы маркаларда да ТАССР сурәте тасвирланачак. «ТАССРга 100 ел» дип аталган товар билгесе инде товар җитештерүчеләр тарафыннан актив кулланыла.

Юбилей Казанның инфраструктурасына да үзгәрешләр кертә: «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге төзелгән, метрополитенның икенче тармагын төзү башланган, аның бер станциясенә «ТАССРның 100 еллыгы» исеме биреләчәк. Бүгенге көнгә юбилей уңаеннан төзелгән объектлар саны – 200, төзекләндерелгәннәре 1000нән артып китә. Республиканың билгеле шәхесләренең исемен мәңгеләштерү буенча да күп эшләр башкарыла: һәйкәлләр ачыла, истәлек такталары куела. Архив материалларына нигезләнеп, Татарстан тарихы буенча тематик җыентыклар дөнья күргән, Дәүләт архивы порталында республика тарихына кагылышлы узган гасырның 20-50нче елларын чагылдырган 500дән артык тарихи документ белән танышырга мөмкин.

Бәйрәм чараларыннан берәү дә читтә калмый, аларны оештыруда муниципалитетлар, сәнәгать оешмалары, бизнес-җәмәгатьчелек актив катнаша. Әлеге инициатива ­КамАЗ, «Татнефть» Горбунов исемендәге КАПО һәм башкалар тарафыннан хуплау тапкан. Юбилей елында федераль, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә мең ярымнан артык чара узу каралган. Васил Шәйхразиев әйтүенчә, 1 гыйнвардан башлап, һәр көнне дүрт чара узачак.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырыш барышында күрсәтелгән документаль фильмдагы җитешсезлекләргә игътибар итте. «Фильмнар гомерлеккә калачак һәм бөтен дөнья буйлап таралачак. Әлеге фильм яхшы, әмма Казан Кремлен дөньякүләм масштабтагы байлык буларак танулары турында өстисе килә. Бу аның тарихи әһәмияте буенча барлык сорауларны бетерәчәк, – диде ул. – Болгар буенча да шул хәл – аның ЮНЕСКО исемлегенә керүе хәзерге Россия территориясендә ирекле рәвештә исламны кабул итү буенча бәхәсле сорауларга чик куйды». Минтимер Шәймиев белән Виталий Мутко да килешүен белдерде һәм республика территориясендә ике объектның ЮНЕСКО исемлегендә булуын искәртте. «Моның белән һәрбер төбәк мактана алмый, әлеге мөһим мизгелләрне тулы метражлы фильмда күрсәтергә кирәк», – диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: