Шәһри Казан

11 мең гаилә 20 мең сум алды

Татарстанда ана капиталының 20 мең сумын акчалата файдалануга гариза тапшырган кешеләргә матди ярдәмне бирә башладылар. Ана капиталының 20 меңен республикада 11 мең гаилә акчалата алырга теләк белдергән.

Бу максатларда гаиләләргә барлыгы 213,5 миллион сум акча түләнгән.

Искәртеп узабыз: ана капиталының бер өлеше - 20 меңне кулга алу өчен пенсия фондына гариза тапшырырга кирәк. Гаризада СНИЛС, ана капиталы сертификатының номеры, сериясе күрсәтелергә тиеш.

Үзең белән паспорт булу мәҗбүри, акча күчсен өчен банкта исәп счетың ачылган булу кирәк. Акчалар ике айда күчә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: