Шәһри Казан

13 градус салкында яңа туган сабыйны чүплеккә ташлаганнар

Калугада ораклы үтеп баручы берәү чүплектән яңа туган кызчык тапкан.

Ир кеше төзелеш калдыклары салынган чүплектә яткан төргәкнең селкенүенә игътибар иткән. Ачып караса, анда яңа туган сабый! Кызчыкны ул киеменә төргән һәм табиблар чакырткан. Урамда 13 градус салкын булуга карамастан, кызчык өшергә өлгермәгән. Бала Калуганың перинаталь үзәгенә озатылан. Ул табылганда аның туганына 3 сәгать чамасы гына булган.

Реклама

Хәзер тикшерүчеләр баланы чүплеккә ташлаучыны эзлиләр. Аны табуда ярдәм итүчегә акчалата бүләк вәгъдә итәләр, дип яза "Интерфакс"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: