Шәһри Казан

14 октябрьне көтеп тормаска: социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә приставка алу өчен акчалата ярдәм күрсәтелә

Татарстанда, мәгълүм булганча, 14 октябрьдә федераль телеканалларны аналог форматында тапшыру бетерелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов казанлыларны 14 октябрьне көтеп тормаска, ә әзерлек чаралары күрергә чакырды. Цифрлы форматка күчү мәшәкать тудырса да, телевизорлар өчен һич кенә дә «ахырзаман» түгел. Белгечләр әйтүенчә, тапшырулар кабул итү тагын да яхшыра.

Федераль телевизион тапшырулар цифрда инде ел башыннан ук гамәлдә. Казанда DVB-T2 стандартындагы телевизорлар аны кабул итә. Спутник һәм кабель телевидениесеннән файдаланучыларга да борчу-мәшәкать юк.
Казан бистәләрендә һәм республика торак пунктларында яшәүчеләр өчен мәсьәлә катлаулырак. Телевизор 2013 елгыдан элеккерәк булса, аларның кайберләре DVB-T2 стандартына көйләнелмәгән. Димәк, аларга DVB-T2 стандартындагы приставка кирәк була.

Реклама

– Казанда сугыш ветераннарына һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә антенна өчен – 1 мең сум, приставка өчен дә 1 мең сум акча бирелде, – диде Рифат Ханнанов.

Әгәр телевизорыгыз DVB-T2 стандартлы икән, аларга приставка кирәкми. Антеннаның дециметрлы яки барлык дулкынлы (всеволновая) булуы зарур.
Төбәк телеканаллары аналогта кала. Федераль каналларны да һәм, безнең мисалда, Татарстан каналларын да кабул итү өчен «всеволновая» антенна тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: