Шәһри Казан

1945 елда Рейхстакка байрак кадаган 3 нче һөҗүм итүче армиянең соңгы солдаты Владимир Чудайкин вафат

Ул Самарада яшәгән һәм геройга 95 яшь булган, дип хәбәр итә җирле хакимиятнең матбугат хезмәте.

Владимир Чудайкин 1945 елның беренче маенда дошман һөҗүменә каршы торып, танк белән Рейстагка барып җиткән кеше, диелә хәбәрдә.

Реклама

Сугыш беткәннән соң да ул СССРның Хәрби көчләрендә хезмәт итә. Аннан Куйбышев металл эшкәртү заводына эшкә урнаша һәм 40 ел шунда эшли. 

 

Фото: "Самарская губерния: история и культура"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: