Реклама
Мари Элның Сернур урманчылыгы быел 2 тоннадан артык нарат күркәсе әзерләгән.
Аларны эшкәрткәннән соң, өстәмә 25 кило орлык алырга мөмкин булачак. Нәселле наратлар утырту өчен орлык җыю мартка кадәр дәвам итә. Нараттан тыш, урманчылыкта имән, каен орлыкларын да әзерләгәннәр, дип хәбәр итә «Мари Медиа» мәгълүмат агентлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз