Шәһри Казан

2015 елда 1524 кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикада туберкулезны профилактикалау эшләре актив бара.

Шулар нәтиҗәсендә 2015 елда 1524 кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 6,8 процентка кимрәк.
- Яңа Чишмә, Әгерҗе, Спас районнарында авыручыларның саны республика күрсәткечләре белән чагыштырганда 2,5-3 тапкырга күбрәк. Ютазы, Әтнә, Биектау, Аксубай, Чүпрәле, Сабада авыруның өч тапкырга артуы күзәтелгән, - дип сөйләде журналистларга Любовь Авдонина.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: