Шәһри Казан

2017 елда 2027 спорт корылмасы казанлыларны көтә

Шагыйрь Фәнис Яруллин: "Дөп-дөп атлап киткән кешеләргә сокланып карап калам",- дип язган иде, хәтерләсәгез. Гомере буена урын өстендә ятырга мәҗбүр булган ир-атның җан әрнүле сүзләре бу.

Сәламәт чакта аз гына сырхауласак та, дөньяның бер мескененә әйләнәбез дә бетәбез. Үзебезне физик мөмкинлекләре чикле, ягъни чын мәгънәсендә гарипләр белән чагыштырып карамыйбыз.

"Локомотив" базасында узган атнада "Казан марафоны" халыкара чаңгы узышлары узды. Анда Россия, Казахстан, Чехия спортчылары катнашты. Спортчылар сафында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының чаңгы һәм биатлон узышлары буенча федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, чаңгы узышлары буенча дүрт мәртәбә Олимпия чемпионы Николай Зимятов та бар иде.

- Биш чакырым арага чаңгы һәм биатлон узышлары буенча Россия паралимпия җыелма командасы да чыкты. Алардагы көчле рух сокланырлык,- ди шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Биш километр араны чаңгыда беренче булып Айдар Сагытдинов, Татьяна Сверидова, ә яшьләрдән Алексей Бульбов килде. 25 километрда ир-атлардан Алексей Овчинников, хатын-кызлардан Екатерина Варакина җиңде. 50 километрлы дистанциядә Ольга Рочева белән Михаил Девятьяров финишка беренче булып килделәр.

- Казанлыларның 40,1 проценты спорт белән даими шөгыльләнә. ГТО нормативларын 12 меңнән артык кеше тапшырды. Бу сан буенча да без - Россиядә беренче. Мәскәүнең үзендә дә ГТО нормативларын тапшыручылар нибары 10 меңнән артык. Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур, -дип чыгыш ясады Светлана Вострикова "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Казанда хәзер спорт корылмалары саны - 2027. Узган ел гына да 61 спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Шулар арасында иң зурлары: Оренбург трактындагы бадминтон үзәге, "Олимпиец" спорт комплексында 50 метрлы бассейн, Горки-Әмәт урманында чаңгы трассасы.

- "Казан" ат-спорт комплексында хәйриячеләр ярдәмендә өсте ябулы манеж төзелде. Анда инвалид балалар өчен быелның 1 февраленнән иппотерапия программасы буенча бушлай күнегүләр башланды,- дип хәбәр итте Светлана Вострикова.

Дәрвишләр бистәсендәге "Ракета" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә йөзү бассейны, ә Горький шоссесындагы 3нче гимназия янында чаңгы базасы төзү планлаштырылган. Бюджеттан тыш чыганакларга "Тасма" стадионында футбол уеннары өчен өсте ябулы манеж сафка бастыру күздә тотыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: