Шәһри Казан

2017 елда Татарстанның 373 урамында юлларга таш түшәлде

2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2 меңнән артык урамга таш түшәлгән. Бу максатларга инвестицияләр 4 млрд сум тәшкил иткән.

Реклама

2018 елда республика торак пунктларының 470 урамында шул максатка 1 млрд сум бүлеп биреләчәк. 200 чакрымга сузылган юларда асфальтны ремонтлауга шул кадәр үк сумма бүленгән.

Элек, 21 декабрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл программасы гамәлгә ашыру турында Владимир Путинга белдергән иде.

Гүзәл Гайнанова

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    35
    0
    0