Шәһри Казан

2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы булачак

Нальчикта узучы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Владимир Путин 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булсын дип тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путины фәрманы нигезендә 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узачак.

Бүген исә Нальчикта узучы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Владимир Путин 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булсын дип тәкъдим итте. Кремль сайтында урнаштырылган стенограммадан күренгәнчә, дәүләт җитәкчесе аның мәгънә эчтәлеген әзерләгәндә һәр төбәкнең үзенчәлекләрен истә тотарга кушкан.

Реклама

Билгеле булганча, 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы буларак игълан ителгән ителгән иде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте.

Фото: kremlin.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: