Шәһри Казан

2020 елда эшсезлек буенча пособиеләрнең күләме күпме булачагы билгеле

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карардан күренгәнчә, киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Карар 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган проекттан күренгәнчә, 2020 елда эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру күздә тотылмый.

    Росстат мәгълүматлары буенча, июнь-август айларында Россиядә эшче көчләр 75,5 миллион кеше тәшкил иткән. Шуларның 3,3 миллионы – эшсезләр, шул исәптән 24 проценты — 25 яшькә кадәрге яшьләр, 18,1 проценты — 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Эшсезләрнең уртача яше – 35,5.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196656/РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карардан күренгәнчә, киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Реклама

Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Карар 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган проекттан күренгәнчә, 2020 елда эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру күздә тотылмый.

    Росстат мәгълүматлары буенча, июнь-август айларында Россиядә эшче көчләр 75,5 миллион кеше тәшкил иткән. Шуларның 3,3 миллионы – эшсезләр, шул исәптән 24 проценты — 25 яшькә кадәрге яшьләр, 18,1 проценты — 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Эшсезләрнең уртача яше – 35,5.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.

Анна Арахамия фотосы

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: