Шәһри Казан

2020 елдан бөтен укытучылар да мәҗбүри аттестация узачак

Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе 2020 елдан мәҗбүри гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Ольга Васильева ТАССка яңа уку елына багышланган интервьюда әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Белгәнегезчә, 19 пилот төбәктә педагоглар аттестациясенең яңа моделен – «Укытучы үсешенең милли системасы»н сынап карау уздырыла. Максат ачык, аны Президент Путин Май указында билгеләде. Ул бу Россия мәгарифенең глобальле көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү, белем сыйфаты буенча безнең илне дөньядагы әйдәп баручы ун держава исемлегенә кертүгә ирешү өчен эшләнә, дип белдерде», – диде Васильева.

Реклама

Министрлык башлыгы 2020 елдан барлык укытучыларга аттестация мәҗбүри булачагын өстәп әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: