Шәһри Казан

22 миллион сум урлап, үлемен "уйнаган" ирне тапканнар

Башкортстанда хокук сакчылары 40 яшьлек Айдар Гиматовны кулга алганнар. Ул халыкны алдап, 22 миллион акча урлауда гаепләнә.

Аны 2017 елда Федераль эзләү игълан ителгән иде. Шул елны аның туганнары елга буенда киемнәре табылуы хакында полициягә хәбәр иткән булалар. Шул рәвешле ир кеше суда баткан дигән фикер тудыру өчен үзенең үлемен "уйный".

Реклама

Мошенникны Башкортстанның Дыуан районындагы бер авылдагы ташландык йорттан табып кулга алганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: