Шәһри Казан

23 миллион сум акча белән юкка чыккан кассир хатын белән бәйле хәлләр көтелмәгән борылыш алды

Банктан зур сумма акча урлап югалган Луиза Хәйретдинованы гаиләсе белән моңа кадәр «Рено Дастер» машиналарына утырып качканнар дип фаразлаганнар иде.

Ләкин тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2017 елда бурычларын түләү өчен автомобильләрен ломбардка биргәннәре ачыкланды. Тора-бара тагы бер ачыклык: алар машинаны түгел, ә ПТСын гына биргәннәр икән.

Реклама

Бу атнаны Луизаның әтисе гаражында балаларының машинасы таба һәм шундук полиция чакырта. «Рено Дастер» эчендә мендәр һәм юрганнар булу тикшерү эшен тагы да катлауландыра. Димәк, күпмедер вакыт алар анда яшәгән?! "Гаражыма күптән кергәнем юк иде, анда машина барлыгын белмәдем", - ди әти кеше һәм ул балаларының исән-сау булуында да икеләнә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: