Шәһри Казан

28 яшьлек хатын тугыз яшьлек кызын буып үтергән

Ананы 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Новосибирск шәһәрендә 9 яшьлек кызын буып үтергән хатын , җинаять кылганнан соң, сигезенче катның тәрәзәсеннән сикергән. 

Реклама

Нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын хастаханәгә эләккән. Әмма аның тормышына хәзер бернидә янамый. 

Ананың бу гамәленә карата җинаять эше кузгатылган. Хатынны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: