Шәһри Казан

3 гыйнварда Башкортстан кибетләрендә алкоголь бөтенләй сатылмаячак

Республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Яңа ел каникулларында республикада алкогольле продукция сатуны чикләүгә кагылышлы канун проекты турында фикер алышу булды, дип яза «Кызыл таң».

Реклама

Документ Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан эшләнгән. 1 һәм 2 гыйнвар – бәйрәм көннәре, без аларны берни белән дә чикләмибез. 3 гыйнвар – тәнәфес: республикада алкоголь сатылмый. 4, 5 һәм 6 гыйнварда ул – 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, ягъни көннең беренче яртысында гына сатыла. 7 һәм 8 гыйнварда барысы да гадәти режимда, дип хәбәр иткән республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. Узган елгы анализ күрсәткәнчә, янгыннар, исерек­ләр башкарган җинаятьләр 4-5 гыйнварда була.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: