Шәһри Казан

3 яшьлек бала автомат кер юу машинасында үлгән

Ямалның Губкинский шәһәрендә 13 нче декабрь көнне 3 яшьлек баланың мәетен автомат кер юу машинасыннан тапканнар.

Тикшерүчеләр фаҗига булган фатирны тикшереп чыкканнар. Фаразлар буенча, йокыдан торган ир белән хатын улларының караватында булмавын күргәннәр. Эзли башлагач, аны кер юу машинасыннан тапканнан, ләкин бу вакытта инде баланың йөрәге туктаган булган.

Реклама

Суд-медицина экспертизасы аның һава җитмәүдән буылып үлүен ачыклаган. Әлеге сәер хәл буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Теги: фаҗига
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: