Шәһри Казан

30 градус эсселек көтелә

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген 15 июнь көнне алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин.

Яшен вакытында җилнең секундына 20 метр тизлеккә кадәр көчәюе көтелә. Көндез 25-30 градус җылы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Мондый эссе көннәр сишәмбе дә дәвам итәр, ди синоптиклар. 16 июньдә дә башкалабыз Казанда 28-30 градус эссе көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: