Шәһри Казан

31 декабрь: эшләргә кирәкми ял итәргә!

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы карарга кул куйды. 2021 елның соңгы көнендә эшләмәячәкбез.

2021 елда 2 һәм 3 гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Эш көне булмаган бәйрәм көннәрен җомга - 5 ноябрьгә, җомга - 31 декабрьгә күчерергә карар кылынган.

Яңа ел каникуллары 2021 елда 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 2020 елның 31 декабре эш көне булып кала.

Реклама

Эш көне булмаган 20 февральдәге шимбә көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерәчәкләр. Шул рәвешле, россиялеләр өч көн рәттән ял итәчәкләр - 21 февральдән 23 февральгә кадәр.

Моннан тыш, 2021 елда бәйрәм яллары 6 марттан 8 мартка кадәр, 1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр, 12 дән 14 июньгә, 4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.

Моңарчы кайбер депутатлар елның соңгы көнен даими нигездә ял көне итәргә дигән тәкъдим белән чыккан иделәр, бу "мөһим бәйрәмгә әзерлекне шактый җиңеләйтер иде" дип белдерде алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: