Шәһри Казан

5 бала һәм 2 олы кеше ут төртеп яндырылган урынга уенчыклар һәм чәчәкләр ташыйлар (ФОТО)

Кичә иртән Ростов шәһәренең Ленская урамындагы йортның баскыч урнашкан өлешендә янгын чыгып, анда 7 кешенең гомере өзелгән. Аларның бишесе- балалар иде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта икенче кат тулысынча ишелеп төшкән булган.

Ут төрткән 1982 елгы ир кеше кулга алынган. Ул үз гаебен таныган һәм әлеге гамәлен исерек булу аркасында кылуы хакында әйткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Зыян күрүчеләргә һәм якыннарын югалтучыларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: