Реклама
Бер тәүлектә СОVID-19ның 84 яңа йоктыру очрагы ачыкланган.
Барлыгы 9 075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 75 кеше үткән тәүлектә.
Татарстан табиблары 84 кешенең коронавирус белән чирләп китүен раслаган.
COVID-19 белән көрәш штабы мәгълүматы буенча, республикада агымдагы елның 30 ноябренә 10 339 йоктыру очрагы теркәлгән, шуларның 75 е соңгы тәүлектә. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өйләрендә дәвалана.
Республикада төп йоктыру чыганагы булып Казан тора, хәзерге вакытта башкалада СОVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән.
2. Чаллы - 7
3. Әлмәт - 1
4. Апас - 3
5. Арча - 1
6. Әтнә - 1
7. Балтач - 1
8. Буа - 1
9. Югары Ослан - 4
10. Биектау - 1
11. Зәй - 1
12. Яшел Үзән - 2
13. Кама Тамагы - 3
14. Лаеш - 3
15. Лениногорск - 1
16. Түбән Кама - 4
17. Питрәч - 3
18. Тәтеш районы - 1
Тагын укырга: Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгәнлеге билгеле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз