Шәһри Казан

Агрессив укытучыларга хезмәт хакын ике тапкыр киметү тәкъдиме белән чыктылар

ЛДПРдан дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов мәгариф министры Ольга Васильевага балаларга карата агрессив булган укуытучыларга хезмәт хакын киметү кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыккан.

 Балаларга карата агрессив булган, психологик һәм физик көч кулланып эш итүче укытучылар "җанын биреп эшләгән" укытучылар белән бертигез хезмәт хакы алырга тиеш түгел, андыйларның акчаларын "кискен хәлнең" кабатланыуына карап хәтта ике тапкырга кадәр киметергә кирәк, дип саный депутат.

Реклама

Сәясәтче фикеренчә, әлеге чара мәктәпләрдә "явызлыкны киметергә" ярдәм итәчәк. Әлеге башбаштаклыкны ул балалар бакчасыннан ук башлана, кырыс тәрбиячеләр кечкенәләрне мыскыл иткәнлектән, балалар "кем көчле, шул - хаклы" дигән фикер белән үсә. Кимсетелгән балаларның күпчелеге үзләрен үпкәләтүчеләрдән "үч алырга" тырыша, тик тәрбиячеләрдән түгел, ә мәгариф өлкәсендәге башка кешеләрдән, - дигән фикерне әйткән депутат.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 5 февраль 2019 - 13:49
    Без имени
    Алабуга шэhэренен мэктэплэренд дэ аз тугел, кызганыч. Балаларнвн психик сэламэтлеклэренэ зыян китерэлэр, фэннэн ваз кичэлэр.
  • 5 февраль 2019 - 13:47
    Без имени
    Хэерле кон! Бик яхшы тэкъдим. Э ин яхшысы андый укытучыларны балар янына якын да китермэскэ. Кызганычка каршы, мэктэптэ андый укытучылар куп.
  • 4 февраль 2019 - 13:46
    Без имени
    Шулай кирэк шул.Хэзер андый укытучылар куп,мэсэлэн Кама Тамагы районында да бар андыйлар тикшерсеннэр.