Шәһри Казан

«Ак Барс» җиңде

КХЛ чемпионаты кысаларында узган «Сибирь»га каршы уенда «Ак Барс» (2:0) җиңү яулады.

Реклама

«Амур»га каршы уйнаган матчларыннан аермалы буларак, «Ак Барс»ның тренер штабы составка күп үзгәрешләр кертте. Сакчыларның өченче пары итеп Степан Захарчук белән Альберт Яруллин пары алынды. Алар Василий Токранов белән Александр Осиповны алыштырды. Һөҗүмче Томаш Винцоур алдагы очрашуда катнашмаган Александр Свитов белән Крис Бурк өчлегенә кертелде. Бушаган урынга беренче звенода Янне Песонен куелды. Составтагы тагын бер үзгәреш булып 14 октябрьдә команданың «Авангард» белән узган матчыннан соң бозга чыкмаган Денис Голубевның кайтуы тора.
«Ак Барс» капкачысы Константин Баруллинның уены ошады җанатарларга.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: