Шәһри Казан

"Ак Барс" командасы "Автомобилист"ны кабул итәргә әзерме?

30 гыйнварда Казан «Ак Барс» командасы белән уенга «Куньлунь Ред Стар» пекин хоккей клубы киләчәк. Очрашу 17.00 сәгатьтә «Татнефть Арена»да башлана.

Турнир таблицасында КХЛның көнчыгыш конференциясендә клублар чын-чынлап поляр позицияләрне алып тора. Әйтик, «Ак Барс» беренче урында – клуб арсеналында 49 уенда 35 җиңү һәм 76 очко. Кытайлар шактый калышалар һәм рейтингта соңгы, 12нче урында торалар. Бу сезонда алар 48 матчта 11 җиңү яуладылар һәм 30 очко эшләделәр.

Реклама

Бүген исә «барсларга» кунакта «Автомобилист» белән очрашырга туры киләчәк. Турнир таблицасында Екатеринбург клубы 50 уенда 59 очко һәм 26 җиңү белән 6-нчы урынны алып тора, дип хәбәр ителә Казан «Ак Барс» сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: