Шәһри Казан

«Ак Барс» оттырды

Кичә Казанда «Ак Барс» командасы белән Магнитогорскийның «Металлург» командасы көч сынашты. Киеренке уенда 2:0 исәбе белән «Ак Барс» оттырды.

«Ак Барс» уенчысы Эмиль Гарипов: « Уен әйбәт барды. Көндәш көчле иде. Без тырыштык, әмма оттырдык. Нишлисең, була торган хәл. Барыбыз да кешеләр. Сергей Мозякин сукканда, мин алканы күрмәдем, хәер,ул моментта кәшәкәм дә кулда түгел иде, кәшәкәсез уйнавы уңалы түгел. Бәлки кәшәкәм булса, алканы бәреп чыгарып, кертмәгән дә булыр идем», - дип шәрехләгән уенны «Татар информ»га. «Ак Барс» командасының җитәкчесе Зиннәтулла Биләлетдинов исә уеннан соң журналистларга: «Хаталар өстендә эшләячәкбез. Сораулар күп, ачыклык кертәсе булачак», - дип җавап биргән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: