Шәһри Казан

Актанышта үле гәүдәсе табылган 6 яшьлек баланы суга батырганнар булып чыкты

Актаныш районында елга ярында 6 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылу турында язган идек.


Тикшерүчеләр аның ни сәбәпле үлүен ачыклаган. Баланы күршесе суга батырган булып чыкты. 30 май көнне кич белән бала велосипедта элек хөкем ителгән булган 23 яшьлек күршесе белән чыгып киткән. Ир-атның су керәсе килгән, баланы да үзе белән буага керрегә мәҗбүр иткән. Аннары аны суга батырган, гәүдәсен куаклар арасына яшергән. Моны ир-ат тикшерүчеләргә үзе күрсәткән. «Балигъ булмаганны үтергән өчен» җинаять эше ачылган.

Реклама

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: