Шәһри Казан

Актриса Зөлфия Вәлиева коронавирустан интегә: “Әздән генә бирешмәдем, Алла сакласын!”

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Зөлфия Вәлиева коронавирус эләктергән. Хастаханәгә килеп җиткәнче, артистның хәле бик начарланган. Зөлфия ханым хис-кичерешләрен чагылдырган видеомөрәҗәгать белән чыкты.

“Авыру нерв системасына шулай тәэсир итә ки, әллә нинди курку хисләре туа. Үпкәләргә алай ук зур зыян килмәгән кебек, 25 процентка гына зарарланганнар. Әмма суларга бик авырлаша.

Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Барлык антибиотикларга бик скептик карыйм. Үземне беркайчан да бу дәрәҗәгә җиткергәнем булмады. Һәрчак антибиотикларсыз дәваланырга тырыштым, үземне физик яктан сәламәт, нык кеше дип саный идем. Нык тамырлы агач кебек. Юк икән шул, алай түгел.

Реклама

Бу авыру шундый әшәке, ул синең психикаңны эчке яктан какшата һәм син “йомшара” башлыйсың. Әздән генә бирешмәдем, Алла сакласын!”, - ди артист һәм кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, битлекләр кияргә, сакланырга өнди.

Без дә Зөлфия ханымның тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз. Үзегезне саклагыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: