Шәһри Казан

Алабугада дүрт балалы хатын үзенә кул салган

Алабуга районының Иске Юраш авылында 32 яшьлек хатын үз-үзенә кул салган.

Реклама

Бу хакта pnovosti.ru хәбәр итте. 4 бала анасы балалар бакчасы мөдире булган. Олы баласына 11 яшь, кечкенәсен 2 яшь. Танышлары аның үлеменең сәбәбен гаиләдәге проблемалар белән бәйләп аңлата. Анна үзеннән 12 яшькә олы булган ире белән бик яшьли танышкан булган. Ул аның укытучысы булган. Берничә ел элек хатыны декрет ялына киткәч, бер ир-ат белән таныша. Шул сәбәпле, өендә гел кычкырыш чыга. Иреннән китеп тә караган, әмма кире кайткан. Аерылып китеп, үзе белән олы һәм кечкенә баласын да алачагын әйткән. Үләр алдыннан иренә шалтыратып, муенындагы элмәк белән төшкән фотосын җибәргән. Ире эштән йөгереп кайтканда, соң булган. Анна соңгы тапкыр телефоннан сөяркәсе белән сөйләшкән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 март 2019 - 12:07
    Без имени
    Нинди исәрләр белән дөнья тулды соң?32 яшьтә дурт бала табу исәрләрнең генә эше!!!!Ни бер эштә эшләмә,ни балаларны карама/иманым камил мондый хатын балалар белән шөгыльләнә торган тугел,әгәр кырыйларында утыруны тәрбия дип санамасалар/,балалары жалко,узе тугел,ирен дә,тормышны да гаепләмәсен!!Хайваннар!!!