Шәһри Казан

Алинә Заһитованы Мәскәү этабы көтә

Гран-при ярышларының әлегә хәтле узган этапларында ялгышмаган бер генә спортчы да калмады, ахры.

Ярышларның өченче өлешендә Алинә Заһитова кыска программада бер хатасыз гына чыгыш ясаган булса, үзен фигуралы шууда «Заһитова һәм башкалар да бар» диярлек югарылыкка күтәреп куя ала иде. Әмма ул барыбер ирекле программадагы баллары белән бергә нәтиҗәдә 215,29ны җыя алды һәм беренче булды. Әлегә хәтле барлык этапларда моның хәтле балл җыя алучы юк, икенче урында баручы Япония спортчысы Сатоко Мияхара активында – 219,71 балл. Алинә, читтән торып булса да, Медведева белән Туктамышеваны узып китә алды, хәтта хаталы килеш тә. Гран-приның киләсе этабында ул Мәскәүдә чыгыш ясаячак.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: