16+

Алла Пугачева башка ир-атка мәхәббәтен аңлаткан, ә Галкин үзен бик сәер тоткан

Алла Пугачева Михаил Жванецкийга 85 яшь тулу хөрмәтенә сюрприз ясаган - яшерен банкет оештырган.

Алла Пугачева Михаил Жванецкийга 85 яшь тулу хөрмәтенә сюрприз ясаган - яшерен банкет оештырган.

Бу хакта юморист берни белмәгән, җырчы тарафыннан булган мондый зур бүләктән хәттә телсез кала язган. Кич буе аның хөрмәтенә Алла җырлаган "дифирамбалар" күңеленә бик хуш килгән.

Алла Пугачева Жванецкийны гений дип саный. Әлеге көтелмәгән банкет аның Михаил Михайловичка булган олы мәхәббәте чагылышы дип белдерә. Банкетта җырчы юбилярга озын гомер теләгән.

Пугачеваның ире Максим Галкин шулай ук әлеге бакетта булган. Ул хатынын бөтенләй көнләми булса кирәк. Максим үзенең микроблогында видео урнаштырып, бәйрәмнең күңелле үтүе турында язган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading