Шәһри Казан

Алла Пугачева пенсиясен ни өчен чит кешегә биреп барган?

Шушы көннәрдә Алла Пугачева Кремль сараенда зурлап үзенең туган көнен уздырды. 70 яшьлек юбилее белән котларга дип бик күп дуслары һәм коллегалары җыелган иде.

Шулар арасында Филипп Киркоров балалары белән, Николай Басков, Татьяна Навка, Борис Моисеев һәм башкалар бар иде. Журналистлар VIP партерда утыручы инвалид креслосындагы хатын-кызны да күргәннәр. Баксаң, ул Пугачева белән күптәннән таныш икән. Россия эстрадасы патшабикәсе аңа ай саен үзенең пенсиясен җибәреп тора ди.

Җырчының пенсия күләме 17 мең сум. "Халык артисты" булган өчен өстәмәләр дә каралган, барлыгы бергә 47 мең сум була, ди. Әмма ул пенсияне бер дә кулына алганы юк икән. Гомумән, Алла Пугачева бөтен керемен дә хәйриягә тота, ә гаилә чыгымнары тулысынча ире Максим өстендә.

Реклама

Илебезнең эстрада патшабикәсен узган туган көне белән тәбрик итәбез! Аңа озын гомер, исәнлек-саулык, балалар игелеген күреп яшәвен телибез!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: