Шәһри Казан

Алла сакласын! Казанда ике баланы бәрдергәннәр

Казанда машина бәрдерү аркасында ике бала хастаханәгә эләккән.

Беренче авария 25 ноябрьдә иртәнге якта Зәкиев урамында булган. 26 яшьлек егет җәяүлеләр юлында 3 яшьлек баланы бәрдергән. Бала әнисе белән юл аша чыгып барган булган. Нәтиҗәдә “Рено” машинасы каршы як полосасында җәяүлеләрне уздырырга туктаган “Шевроле”га килеп бәрелгән. Әлеге авария аркасында баланың баш мие селкенгән. 

Реклама

Тагын бер авария шул ук көнне көндез булган. Побежимов урамында 38 яшьлек “Хенде” йөртүчесе 12 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән. Малай ярамаган урында юл аша чыгып барган булган. Нәтиҗәдә бала тән имгәнүләре алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: