Шәһри Казан

Алсу Әбелханова "Кара урман" ясый

Алсу Әбелханова үз төркеменә ике егет һәм ике кыз эзли.

Танылган җырчы Алсу Әбелханова 17-22 яшьлек егетләр һәм кызларны үзе оештыра торган төркемгә чакыра. Анда җырлаучылар татар, рус, инглиз телләрен яхшы белергә, матур итеп җырларга һәм сәхнәдә хәрәкәтләнә белергә тиеш. Сәләтле, энергиясе ташып торган һәм зур сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр чыгышларын видеога яздырып, Алсуга юллый ала.

Реклама

Кастинг сентябрь аена билгеләнгән булса да, җырчы яшьләргә шанс биреп, гаризаларны кабул итү вакытын озынайткан. Төркемгә ике егет һәм ике кыз гына сайлап алыначак. Шуңа күрә, ашыгыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: