Шәһри Казан

Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең логотибы әзер (ФОТО)

"Ватаным Татарстан" газетасында хезмәт куйган журналист Алсу Хәсәнованың гомере яшьли өзелде. Тиздән Алсу исемендә махсус премия булдырылачак дип язган идек. Инде менә шул премиянең логотибы булдырылды.

Логотипны "Татмедиа" оешмасының генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева үзенең социаль челтәрдәге битендә чыгарды.

Күргәнебезчә, логотипта гөлчәчәк рәсеме дә урын алган. Алсуны күпләр шул гөл белән чагыштыра. Чөнки ул, чыннан да, чибәр дә иде, иҗатында чәнечкеле дә иде. Урыны җәннәттә булсын...

Реклама



matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: