Шәһри Казан

“Алтын алка” ачылды

Бүген Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча "Алтын алка" яңа боз сарае ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Төзелеш урынында капсула 2014 нче елның 27 нче августында салынды. "Алтын алка" сарае 113, 146 нчы мәктәпләр янәшәсендә төзелде.Анда боз мәйданы, тренажер залы, аэробика залы, тимераякларны саклау, киптерү, кием алмаштыру, судьялар һәм тренерлар өчен бүлмәләр бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: