Шәһри Казан

Алтынчысы да әзер

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә мең елдан артык чорны иңләгән сигезтомлык “Татар әдәбияты тарихы” эшләнә.

Әлеге хезмәт, Татарстан Хөкүмәте куйган бурыч буларак, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы нигезендә нәшер ителә. Әле кайчан ыгна яңа табадан төшкән бишенче том турында җыелып сөйлшкән идек. Инде менә алтынчы том да әзер.  Һәр китапның тиражы 1500 данә. Алар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелә.

Моңа кадәр “Татар әдәбияты тарихы”ның алтытомлыкта 1984-2001 елларда дөнья күргән иде. Сигезтомлыкта  күпгасырлык татар әдәбияты тарихының тирән катламнары тагын да җентекләбрәк барланып, халыкның рухи тормышындагы урыны, үсеш-үзгәреш тенденцияләре билгеләнә, сүз сәнгатенең аерым этап-чорларына күзәтү ясалып, әйдәп баручы әдипләрнең иҗат портретларын бирү күздә тотыла.
Сигезтомлыктагы материал чорларга мөнәсәбәтле рәвештә түбәндәгечә бүленгән: 1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр; 2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр; 3 том – XIX гасыр; 4 том – ХХ гасыр башы; 5 том – 1917-1956 еллар; 6 том – 1956-1985 еллар; 7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр; 8 том – XXI гасыр башы.

Реклама

Хезмәтнең мөһим бер яңалыгы булып республикадан читтә яшәүче әдипләр иҗатын да чагылдыру тора. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирү күздә тотыла.
Һәр елны бер том исәбеннән (7 том – 2019, 8 том – 2020) сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшырырга уйлылар.

Яңа 6 нчы томдагы материаллар 1956-1985 елларны үз эченә ала. Билгеле булганча, бу гаять катлаулы чор: Сталин режимы фаш ителә, “Хрущев җепшеклеге” булып ала, ил тормышында торгынлык башлана. Әмма әдәбият җитди үзгәреш кичерә. Татар әдәбияты 1960 еллар башында үсешенең яңа этабына аяк баса  - милли нигезләргә кайта. Классик традицияләр белән бергә, яңа, авангард эзләнүләр башлана. Болар барысы да татар әдәбиятын җитди сыйфат үзгәрешләренә китерә. Иҗатлары дөнья әдәбияты биеклегендә бәяләнә алырлык әдипләр үсеп чыга. Китапның авторлары галимнәр:  Равил Рахмани, Өлфәт Закирҗанов һәм Айгөл Ганиева бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: